news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда 60 яшьлек ир-ат җәймәләрне бәйләп тәрәзәдән төшкәндә аска егылган

Казанда 60 яшьлек ир-ат бишенче каттан урын-җир җәймәләрен бәйләп ясалган баудан аска төшәргә җыенган һәм аска егылып төшкән. Бу хәл Казанның Павлов урамындагы торак йортларның берсендә була. «Татар-информ»га вакыйга урынында булучылар шул турыда хәбәр итте.

Җәймәләр 4 һәм 5 катлар арасында өзелеп киткән. Урынга ашыгыч ярдәм бригадасы килгән, зыян күрүчене хастаханәгә илткәннәр. Урында полиция хезмәткәрләре эшли.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100