news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 400гә якын көчле көрәшчеләр җыелды

Бүген Казанда Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган татар-башкорт көрәше буенча республика турниры башланды

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Казан “Ак Барс” Көрәш сараенда Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган татар-башкорт көрәше буенча республика турниры башланды.
Турнирны ачу тантанасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсагыйрь Нуретдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Көрәш буенча XV шәхси-команда республика чемпионаты финалына бөтен Татарстаннан, шулай ук Мари Эльдан 400 гә якын көрәшче килгән.
Иртәгә турнирның ярымфиналы һәм финалы була, анда бүләкле урынга ия булучыларны ачыклаячаклар. Турнирны оештыручылар җиңүчеләргә тиешле урыннар буенча 30, 20, 15 һәм 10 мең сум күләмендә акча тапшырачак. Шулай ук гомумкоманда зачеты буенча турнирда җиңүче команда ачыкланачак. Турнирның иң яхшы командаларына 100, 80, 70. 60, һәм 50 мең сум күләмендә акча тапшырылачак. Узган ел республика турнирында Әлмәт районы көрәшчеләре беренче урынны алган иде.
Шулай ук бүген Көрәш сараенда республика ярышлары белән бергә шахмат һәм шашка буенча турнир үткәрелә. Анда республика районнарыннан Казанга килгән авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100