Казанда 4 августтан 10 августка кадәр Мехчылар урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Бу участокта юл эшләре үткәрелә
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Казанда 4 августтан 10 августка кадәр Мехчылар урамы буенча хәрәкәт чикләнә. Бу участокта юл эшләре үткәрелә, дип белдерә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
4 август сәгать 21.00 10 август сәгать 6.00 кадәр Мехчылар урамы буенча Девятаев урамыннан алып Кызыл Татарстан урамына кадәрге юл өлешендә автотранспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.
Казан шәһәре Башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләргә игътибарлы булуны сорый һәм юлга вакытлыча куелган билгеләргә карап хәрәкәт итәргә киңәш итә.