Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 15 ел элек булган температура рекорды кабатланды
Татарстан башкаласында унбиш ел элек булган температура рекорды кабатланды. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Кичә, 14 ноябрьдә, «Казан» авиация метеостанциясендә термометр баганалары +9,6 градуска, «Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә +9,7 градуска, ә «Казан-Аэропорт» метеостанциясендә +9,9 градуска күтәрелде.
Казанда 14 ноябрь өчен һава температурасының абсолют максимумы моңа кадәр 2010 елда «Казан-Аэропорт» авиация метеостанциясендә теркәлгән: ул вакытта +8,5 градус булган.
Алдарак «Татар-информ» циклон аркасында Татарстанда уртача тәүлеклек температуралар нормадан сигез-тугыз градуска югары була дип хәбәр иткән иде. Бүген республикада штормлы җил, яңгыр һәм җепшек кар көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз