news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 13 яшьлек кыз сөрем газы белән агуланган

Кичә кичке тугызынчы яртыда 112 ашыгыч хезмәт чакыру номерына Казанда Литвинов урамындагы шәхси йортта 13 яшьлек кызның сөрем газы белән агулануы турында хәбәр килә.

Кызны уртача авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә китерделәр, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Татарстан прокуратурасы бу хәлдән соң тикшерү оештырган.

«Күзәтчелек ведомствосы профильле белгечләр белән берлектә әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак, шулай ук йорт эчендәге газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлыкны тәэмин итү турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк», - дип хәбәр итте Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100