news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан юлларында - катлаулы хәл

Казан юлларында - катлаулы хәл

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Казанда узган ял көннәрендә теркәлгән 15 юл-транспорт һәлакәтендә 2 кешенең гомере өзелгән һәм 19 кеше зыян күргән. Шәһәрдә шимбә һәм якшәмбе 100дән артык һәлакәт булган, нәтиҗәдә машина хуҗалары матди зыян күргән. Казанның Эчке эшләр идарәсе ЮХИДИнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, буран нәтиҗәсендә шәһәр урамнарында хәл элеккечә катлаулы тора.

Ял көннәрендә республикада булган юл-транспорт һәлакәтендә 1 бала, 2 хатын-кыз, 2 пенсионер, 7 пассажир һәм 6 йөртүче зыян күргән. Ике йөртүче һәлакәт урыныннан качкан, бер йөртүче исерек хәлдә булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100