news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан язгы бәйрәмнәрдә бюджет сәяхәтләр өчен популяр шәһәрләр исемлегенә керде

Казан ил буенча бюджет сәяхәтләрен планлаштыру мөмкинлеге булган Россия шәһәрләре рейтингында алтынчы урынны алды. ТР башкаласы Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Екатеринбург һәм Минеральные Воды шәһәрләреннән генә калыша. OneTwoTrip сервисы аналитиклары шундый мәгълүматлар белән уртаклашты.

Казаннан бюджет сәяхәтен Самарага (самолетта бер якка билет бәясе 2,4 мең сумнан башлана), Ярославльгә (2,5 мең сум), Санкт-Петербургка (2,8 мең сум), Түбән Новгородка (2,9 мең сум) һәм Саранскига (2,9 мең сум) оештырырга мөмкин.

Файдалы юнәлешләр исемлегенә шулай ук Пермь (3,3 мең сумнан башлана), Саратов (3,4 мең сум), Мәскәү (3,5 мең сум), Магнитогорск (4,4 мең сум) һәм Уфа (4,6 мең сум) шәһәрләре дә кергән.

Рейтинг ун иң популяр шәһәрдә авиабилетлар бәясен анализлау нигезендә төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100