Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан ноябрь бәйрәмнәрендә ял итү өчен иң популяр юнәлешләр арасына керде
Казан ноябрь бәйрәмнәрендә ял итү өчен иң популяр туристик юнәлешләр арасына керде. Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Ноябрьдә россиялеләр арасында Кара диңгез яр буе популяр юнәлеш булып кала, дип билгеләп үтте эксперт. Аерым алганда, биредә Сочи һәм Кырым турында сүз бара. Туристлар Минеральные Воды шәһәренә һәм Төньяк Кавказга ял итәргә бара.
«Санкт-Петербург та җитди сегмент. Анда сәяхәт кылучылар Кара диңгез яр буена баручылардан ким түгел. Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Алтын боҗра туристик маршруты да популяр. Бу исемлеккә Татарстан, аерым алганда, Казан да керә. Туристларның шактый өлеше бу шәһәргә килә, чөнки анда логистика бик уңайлы», – дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.
Гомумән алганда, спикер әйтүенчә, җәй көне популярлык казанган барлык юнәлешләргә дә ноябрь бәйрәмнәрендә ихтыяҗ югары булып калган.
«Бердәнбер аерма сәяхәтләрнең озынлыгында: ноябрь яллары кыска булганлыктан, әлеге юнәлешләрдә ял итү вакыты да аз», - дип сүзен төгәлләде Барзыкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз