news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә, кафе түбәсендә төтен чыгу сәбәпле, янгын сүндерүчеләрне чакырганнар

Казанның Үзәк базарында «Долина» кафесы түбәсендә төтен чыгу турында янгын сагы хезмәтенең 101 номерына хәбәр килгән. Урынга янгын сүндерүчеләр килгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, алар урынга килеп җиткәч, кафеда торбадагы май катламнары пыскыганын ачыклаган. Аны янгын сүндерү машинасы килгәнче сүндергәннәр.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100