news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан университеты профессоры эсселекнең тискәре нәтиҗәләре турында кисәтте

Аномаль эсселек Татарстанда тоткарланырга һәм тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 

«Атмосфераны яңгыр һәм көчле җил чистарта - тегесе дә, монысы да юк. Антициклоннарда салмак җил, ул да юк диярлек. Бигрәк тә сәнәгать үсеш алган һәм автотранспорт күп булган зур шәһәрләрдә атмосфера һавасындагы барлык пычрануларның таралмавына, ә утыруына китерә», - дип аңлатты УФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

Бу җәйдә эсселектән сулыклар суүсемнәр белән иртәрәк капланды, диде Переведенцев. Казансу белән Идел елгасы яшелләнгән, анда коенырга уңайсыз. Моннан тыш, дым җитмәү үсемлекләрне корыта һәм уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100