news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан университеты доценты башкалада черкиләрнең активлашу сәбәбен аңлатты

Казанда соңгы көннәрдә черкиләрнең активлыгы күзәтелә, бу һава температурасы күтәрелүе белән аңлатыла. Бу хакта Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев сүзләренә сылтама белән уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алар акрынлап барлыкка килә. Салкынайткач черкиләрнең активлыгы кими. Көннәр җылына башлагач, алар күпләп барлыкка килә, бу көннәрдә шул күзәтелә дә. Черкиләрнең агрессивлыгы июль башында да артачак», – диде энтомолог .

Ул искәрткәнчә, бу хәл Казанда 2015 һәм 2017 елларда да күзәтелгән. «Черкиләр эссене яратмый. Бу бөҗәкләр кичке вакытны үз итә. Якынча кичке сәгать җидедән соң алар актив оча башлый, шулай ук алар төне буе актив була», - дип өстәде тикшеренүче.

Галим сүзләренчә, температура түбәнәйгәч, черкиләрнең активлыгы да кими. Шул ук вакытта урманда «черкиләрнең очу ешлыгы көн дәвамында билгеләп үтелә».

Моннан тыш, биолог черкиләрнең сайлап алу өстенлекләре турында таралган фикерне ялгыш дип атады. Каны дүртенче төркем булган кешеләрне дә, беренче төркем булган кешеләрне дә черкиләр бертөрле ешлык белән тешли.

«Черкиләр җылы канлы барлык имезүчеләрнең, шул исәптән кошларның һәм кешеләрнең каны белән туклана. Июньдә су янына килгән кешеләрнең тән төзелешенә карамастан, барысын да бертөрле тешләячәк», - дип тагын бер популяр мифны кире какты Шулаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100