news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Казан тимер юлчылары Ижау һәм Түбән Новгород коллегалары белән Адлерга чаклы “кышкы” поезд оештыра

^Казан тимер юлчылары Ижау һәм Түбән Новгород коллегалары белән Адлерга чаклы “кышкы” поезд оештыра

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 27 ноябрьдә Ижау, Казан һәм Түбән Новгород тимер юлчылары тырышлыклары белән оешкан поезд Адлерга таба беренче рейсына юл ала. ГТЮ Казан бүлегенең ерак юлга йөрүче пассажирларга хезмәт күрсәтү Дирекциясе хезмәткәрләре фикеренчә, пассажирлар көньяк шәһәрләргә җәен генә түгел, кышын да барырга тели. Әмма югарыда аталган шәһәрләргә үз аерым составларын оештыру рентабельле түгел, шуңа күрә уртак тырышлыклар белән яңа тимер юл маршрут ачарга карар иткәннәр. Казан пассажирлары поездда ике вагонны ала алачак. Состав түбәндәге маршрут буенча бара: Ижау – Казан – Түбән Новгород – Адлер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100