news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан спортчысы Ханмагомед Рамазанов тхэквондо буенча Россия чемпионаты җиңүчесе булды

Казан спортчысы Ханмагомед Рамазанов тхэквондо буенча Россия чемпионатында җиңүче булды. 24-30 сентябрьдә Нальчикта узган ярышлар илнең 45 төбәгеннән 400 спортчыны берләштерде.

Ханмагомед Рамазанов 68 кг га кадәр авырлык категориясендә көч сынашты. Ул биш көрәштә җиңде һәм Россия чемпионы булды, дип хәбәр итә шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты.

Казанда Ханмагомед Рамазанов тренер Алексей Каплев җитәкчелегендә «Ак Бүре» физкультура-спорт берләшмәсендә шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100