news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан спортчылары каратэ буенча бөтенроссия ярышларында җиңүче һәм призерлар булды

Казан спортчылары каратэ буенча бөтенроссия ярышларында җиңүче һәм призерлар булды
ТР каратэ федерациясе

19-23 гыйнварда Омск шәһәрендә каратэ (WKF) буенча бөтенроссия ярышлары узды. Казан спортчылары әлеге ярышларда җиңүче һәм призерлар булды. Иртыш буе кубогы турниры илнең 29 төбәгеннән 1,5 меңгә якын атлетны берләштерде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Камилла Бикмуллина – алтын, Ранель Тимербаев көмеш медаль яулады. Юлия Җәүһәрова һәм Камилла Гарипова ярышларның бронза призерлары булды. Балалар Казандагы «Ак Бүре» спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты.

Татарстан Спорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, ярышларда республикадан 11 спортчы, шул исәптән Казаннан каратистлар катнашкан. 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100