news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан спортчылары дайвинг буенча Россия чемпионатында беренче урынны яулады

Мария Андреева һәм Лилия Латыйпова алтын медальләргә лаек булды

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте спортчылары Мария Андреева һәм Лилия Латыйпова 26-29 май көннәрендә Мәскәүнең “Олимпийский” спорт комплексында узган дайвинг буенча Россия чемпионатында ике алтын медаль яулады.
ТР Спортның су асты төрләре федерациясе президенты, баш тренер Дмитрий Шиллер җитәкчелегендәге Татарстан җыелма командасы составында 5 спортчы: Мария Андреева, Лилия Латыйпова, Марат Хәлиуллин, Максим Астахов һәм Алексей Иванов чыгыш ясады. Каршылыклар аша 100 метрга йөгерүдә Мария Андреева һәм Лилия Латыйпова алтын медальләргә лаек булды, дип хәбәр итә “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенең матбугат хезмәте.
Дмитрий Шиллерның сүзләренә караганда, Россия чемпионаты 25 июльдән 5 августка кадәр Татарстан башкаласында узачак Ауропа чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасы составын билгеләячәк. Команданың яртысын Татарстан спортчылары тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot