Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан үсмерләр арасында янгын сүндерү-коткару спорты буенча дөнья беренчелеген кабул итә
Ул - XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлекнең чираттагы этабы булачак
(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). 5-10 август көннәрендә Татарстан башкаласы чираттагы халыкара чараны-үсмерләр арасында янгын сүндерү-коткару спорты буенча дөнья беренчелеген кабул итә. Казанда тәүге тапкыр оештырылучы бу чара Янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның халыкара спорт федерациясе, Россиянең янгын сүндерү-гамәли спорты федерациясе, РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча министрлык яклавында һәм ТР Хөкүмәте булышлыгында уза.
Яшүсмерләр арасында янгын сүндерү-коткару спорты буенча беренче тапкыр уздырылучы дөнья чемпионаты яшьләр арасында әлеге спорт төрен алга таба үстерү һәм популярлаштыруны максат итә. Ул Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлекнең чираттагы этабы да.
Татарстан мәркәзендә узачак тәүге чемпионат якын һәм ерак чит илләрдән 15 кә якын үсмерләр командасын үзенә җыяр дип көтелә. Яшь спортчылар 4 төрдә –штурм баскычлары буйлап күтәрелүдә, каршылыклар аша 100 метрлы араны узуда, эстафетада, янгын сүндерүдә осталыкларын исбатлаячак. Чаралар “Хезмәт резервлары” стадионында уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз