news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан шәһәренең үз архивы булырга тиеш

Казан шәһәренең үз архивы булырга тиеш

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимов, әлеге идарәнең фәнни мәгълүмат һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы Гөлфия Садретдинова һәм ТР Милли архивы директоры Людмила Горохова белән очрашу булды. Анда архив хезмәте системасының Казанның 1000 еллыгына багышланган эшләре турында сүз барды.

Дамир Ибраһимов журналистларны республикадагы архив хезмәте системасының төзелеше һәм Казанның 1000 еллыгы уңаеннан архивчылар тарафыннан нәшер ителгән басмалар белән таныштырды. Әлеге басмалар елга 3-4 тапкыр «Гасырлар авазы» («Эхо веков») журналына кушымта буларак аз санлы тираж белән фәнни куллану өчен басылып чыга.

Милли архив директоры Людмила Горохова да үзе җитәкләгән оешмада башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. Анда Казанның Тарихи-архитектура планы һәм «Название объектов городской среды и их обозначение» дигән реестр төзелгән. Болак елгасы һәм аның күперләренең тарихын өйрәнү өстендә күп нәрсә эшләнгән. Алдагы көннәрдә Казан татар укытучылар мәктәбе турында, аның 130 еллыгы уңаеннан документлар җыентыгы дөнья күрәчәк. Казанның меңъеллык тарихы уңаеннан архивларда галимнәр күп эшләгән. Милли архив Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Милли китапханә һәм Милли музей кебек оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора. «Казан» милли-мәдәни үзәгендәге яңа Меңъеллык Казан музее һәм Казан Кремлендә ачылачак Татарстан Дәүләтчелеге музеенда да архивлардан алынган күп документлар урын алган.

Быел Казан дәүләт энергетика университетында архивчыларның беренче чыгарылышы булган. 40тан артык яшь белгечнең икесе аспирантурада калган, кайберләре Милли архивка эшкә алынган. Архивчылар бүгенге көндә төрле телләрне һәм заманча техника белән эшли белергә тиеш.

Гөлфия Садретдинова исә Татарстан архивчылары катнашында Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә башкаланың 1000 еллыгына багышланган документлар күргәзмәләре һәм анда куелган кызыклы документлар турында сөйләде. Ул шулай ук башка илләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләрен дә яктыртты. Татарстан архивлары 1999нчы елдан Халыкара архивлар идарәсе советына кергән. Шуңа күрә безнең архивчылар Төркия, Швеция, БДБ илләре һәм Россия республикалары белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итә.

Данил Ибраһимов әйтүенчә, Казан шәһәренең башка шәһәрләрдән аермалы буларак, моңарчы үзенең шәһәр архивы юк икән. Милли архивта аңа караган бүлек кенә бар. Казанның архивы 1964нче елга кадәр булган, аннан соң ул Милли архивка кушылган. Архивчылар киләсе елга үзидарә белән бәйле реформалар нәтиҗәсендә Казанның муниципаль архивы да булыр, дип ышана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100