news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан шәһәренең мәдәни мирас объектлары электрон реестрга тупланган

Татарстан башкаласында яңа проект гамәлдә

 

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Казанда яңа проект – мәдәни мирас объектларының электрон реестры (map.kzn.ru) эшли башлады: аңа 550 объект турында мәгълүмат кертелгән.

Электрон реестр үз эченә түбәндәгеләрне ала: объектларның төгәл урнашу урыннары һәм аларның исемнәре, тарихи фотолар һәм объект турында мәгълүматлар, хәзерге фоторәсемнәр. Барлык объектлар да Казан картасында төрле төстәге тамгалар белән билгеләнгән.

Әлеге проектны ясаучылар фикеренчә, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте, ресурс шәһәр халкын һәм башкала кунакларын мәдәни мирас объектларын саклауны популярлаштыруга җәлеп итәчәк, илнең теләсә кайсы урыныннан инвесторларны объектлар буенча мәгълүматлар белән тәэмин итәчәк, шулай ук мобиль кушымта ярдәмендә туристик маршрутлар арттыруда булышачак.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100