Казан шәһәре үзәгендәге кайбер йортларга вакытлыча су бирелми торачак
Бу Вахитов районында су белән тэмин ителешне яхшыртуны күздә тоткан эшләр башкарылуга бәйле
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Казанның Вахитов районында су белән тэмин ителешне яхшыртуны күздә тоткан эшләр башкарылу сәбәпле, 1 ноябрь көнне сәгать иртәнге 9дан 2 ноябрь төнге 1гә кадәр районның Чернышевский, Профсоюз, Бауман, Островский, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Астрономическая, Университет урамнарындагы йортлар торбаларына су бирелми тора.
Казан мэриясе матбугат хезмәте, Кави Нәҗми урамындагы 3 нче йорт турысына су тутырылган автоцистерна куйдырту ниятләнә, дип хәбәр итә.