Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан шәһәре “Татар кызы-2010” конкурсының абсолют җиңүчесе билгеле булды
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында барган шәһәр конкурсының финалында 7 кыз ярышты
(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Казанның 7 районы гүзәле иҗади осталыкта көч сынашты. Алар республика башкаласының барлыгы 68 гүзәле - 9-11 кл. кызлары арасыннан мәктәп һәм район турларында сайлап алынган. Бүгенге конкурсантлар татар, рус, инглиз, төрек һ.б. телләрне яхшы белә, татар халкы, аның мәдәнияте, гореф-гадәтләр белән таныш, алар үтә заманча.
Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, телләрне үстерү һәм җәмәгать оешмалары белән үзара элемтәләр урнаштыру буенча бүлеге һәм А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае тарафыннан оештырылган “Татар кызы” шәһәр конкурсында ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри, ә анда ТР Дәүләт Советы депутатлары - “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды рәисе Туфан Миңнуллин, “Болгар Ситез” ҖЧҖ генераль директоры, “Болгар”, “Әнием-Мама” фондлары җитәкчесе Фәрит Мифтахов; шулай ук җәмәгатьчелектә танылган Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе урынбасары Николай Владимиров, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Римма Ибраһимова белән кафедра мөдире Марсель Мөбарәков һ.б. бар, Казан кызларының осталыкларын конкурсларда бәяләде.
Шул рәвешле, шыгрым тулган театр залы каршында яшь кызлар үзләре белән оста итеп таныштырганнан соң, “Дим-дим”, “Таң атканда”, “Егет җыры”, “Ай, җаный, суларда”, "Иделләре-күлләре", "Сандугач", “Күбәләк” һ.б. татар җырларын һәм татар, мексика, испан, кытай, аргентин кебек дөнья халыклары биюләрен башкаруда, сәхнәдә үз-үзләрен тота белүдә, зәвыклелектә һәм белемлелектә (соңгысы блиц-сораштыру) ярышты. Моңарчы кызлар салат әзерләү буенча Осиново бистәсендәге яңа ачылган “Нечкәбил” ресторанында конкурс узган булган, шуңа күрә 7 кыз әзерләгән кабымлыкларны жюри алдан ук бәяләп өлгергән, тамашачы исә конкурсны экраннан күзәтте.
Нәтиҗәдә, Казан кызлары жюри тарафыннан 7 номинациядә бәяләнде. Озакка сузылган бәхәсләрдән соң, жюри “Сылу кыз” номинациясенә Идел буе районы гүзәле Лия Абдрахманова (52 нче гимназия, 9 кл.) лаек дип тапты, “Уңган кыз” – Совет районыннан Айбикә Фәттахова (149 нчы лицей, 10 кл.), “Сөйкемле кыз” – Авиатөзелеш районыннан Диләрә Ибәтуллина (60 нчы мәктәп, 10 кл.), “Ягымлы кыз” – Мәскәү районыннан Фирүзә Галимәрданова (17 нче гимназия, 10 кл.), “Зирәк кыз” – Яңа Савин районыннан Регина Тимербулатова (23 нче мәктәп, 9 кл.), “Зыялы кыз” – Вахитов районыннан Ләйсән Кашапова (3 нче гимназия, 11 кл.). Киров районы гүзәле Гөлназ Исмәгыйлева (4 нче гимназия-интернат, 10 кл.) исә “Татар кызы-2010” шәһәр конкурсының абсолют җиңүчесе дип игълан ителде. “Татар кызы-2009” конкурсында сынаулар узып, шундый ук дәрәҗәгә ирешкән Миләүшә Хәмидуллина, үз чиратында, татар кызлары символына әйләнгән конкурс таҗын (аны рәссам Наилә Кумысникова иҗат иткән) Гөлназга кидереп, милли гүзәллек һәм уңганлык җиңүчесе һәм җаваплылыгы эстафетасын тапшырды.
Шатлыктан балкыган кызларга конкурсның химаячеләреннән - “Нечкәбил” рестораныннан чәчәк бәйләмнәреннән башлап, Татарстан халыклары ассамблеясыннан конвертларда акчалата премия, “Мюстела” дәвалау косметикасы, “Мисс Татарстан” студиясендә укырга сертификат, “Сөембикә” журналына ярты еллык язылу һ.б. бүләкләр тапшырылды.
Кичәдә кызларыбыз чыгышларындагы кытыршылыкларны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары, КДУның “Тылсым” бию коллективы чыгышлары шомартып-бизәп торды.
Ата-аналар, укытучылар белән берлектә, конкурс финалын ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, шәһәрнең мәгариф учреждениеләре вәкилләре дә тамаша кылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз