Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан шәһәре Думасының IV сессиясе утырышы 3 мартка билгеләнде
Көн үзәгенә 18 мәсьәлә куелачак
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Казан ратушасында Казан шәһәре Думасы сессиясе узды, анда киләсе IV сессиянең төп мәсьәләре билгеләнде. Утырышны шәһәр мэры Илсур Метшин үткәрде.
Казан шәһәре Думасы секретаре Людмила Андреева президиумда катнашучыларга киләсе сессиядә фикер алышуга куелган мәсьәләләр турында белдерде. Көн үзәгенә 18 мәсьәлә куелачак. Нигездә, алар барысы да узган ел эшчәнлеге буенча хисап тотуга кагылачак. Аерым алганда, 2010 елда Казан мэры эшчәнлеге турында, шәһәр башкарма комитеты һәм аның җитәкчеләре эшчәнлеге буенча хисап тәкъдим ителәчәк. Беренче ике мәсьәлә буенча мэр Илсур Метшин чыгыш ясаячак. Шулай ук Казанның Контроль–хисап палатасы эшчәнлеге һәм Казаның муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фаразланган планы үтәлү буенча да хисап булачак.
Моннан тыш, шәһәр мэры сессия көн үзәгенә “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасын гамәлгә кую чаралары” мәсьәләсен дә кертте. Казан Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе һәм шәһәр прокуроры Татарстан башкаласында җәмәгатьчелек тәртибе һәм шәһәрдә имин яшәү шартлары булдыру турында белдерәчәк.
Шулай ук депутатларга шәһәр Думасының Казанның 2011 елгы бюджеты һәм 2012–2013 елларның планлаштыру чоры турындагы карарына үзгәрешләр кертергә кирәк булачак. Бу мәсьәлә буенча Казан Финанслар идарәсе җитәкчесе Айрат Гарипов чыгыш ясаячак.
Бүген Казан шәһәре Думасы президиумы утырышында сессия көн үзәгенә җир салымына кагылышлы мәсьәләне дә кертергә карар ителде.
Казан шәһәре Думасының IV сессиясен агымдагы елның 3 мартында үткәрү карар ителде. Сессия Казан ратушасында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз