Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан шәһәре Думасының быелга соңгы 40 нчы сессиясе башланды
Дума президиумы депутатлар каралышына төп 13 мәсьәлә тәкъдим итсә, тагын 5 мәсьәлә өстәлде
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан каласы Думасының быелга соңгы 40 нчы (XL) сессиясе хәзерге минутларда шәһәр ратушасында башланып китте. Сессия эшенә мэр һәм Дума рәисе Илсур Метшин рәислек итә, югары муниципаль органның бүгенге эшендә 45 депутатның 41е, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика парламенты депутатлары, министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шәһәр прокуроры, контроль-хисап палатасы рәисе һ.б. рәсми затлар катнаша.
И.Метшин узып барган Мәдәният елы һәм быел төрки дөнья башкаласы буларак тарихка кергән Казан каласы тормышы турында югары мөнбәрдән кыскача хисап тотты, уртак эшкә хезмәте кергәннәргә рәхмәт белдерде һәм бер төркем казанлыга Татарстан Республикасы, Казан каласы муниципаль дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында күптән түгел гамәлгә кертелгән һәм РФ Президенты имзасы белән расланган истәлек медаленә лаек булучылар да бар.
Думасы президиумы сессиядә депутатлар каралышына төп 13 мәсьәлә тәкъдим итсә, аларга тагын 5е өстәлде.
Аерым алганда, муниципаль берәмлекнең 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга бюджеты, 2014-2016 елларга муниципаль милекне хосусыйлаштыруның фаразлама планы (программасы) турында Дума кабул иткән карарларга үзгәрешләр кертү, Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп учреждениеләрен төзү эшләрен проектлаштыру буенча җирле нормативлар, шулай ук парковка урыннарының исәпләү саныннан шәһәр төзү проектлаштыруының җирле нормативлары, шәһәрдә берәмләп (ваклап) сатуны оештыру турындагы мәсьәләләр каралачак. РФ ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Дума алдында хисап белән чыгарга җыена.
Казан шәһәре Думасының закон чыгару инициативасы, җир биләмәләреннән файдалану һәм шәһәр төзү кагыйдәләренә, әлеге кагыйдәләрнең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына, төзелеш белән бәйле булмаган максатларда җир биләмәләрен алу тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү, шәһәр составына керә торган урыннарга исемнәр бирү, бу юлы Казансу елгасы ярын атау турында сүз буласы.
Боларга өстәп, шәһәр Башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе, гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе, Башкарма комитет Аппараты кебек муниципаль казна учреждениеләре турында, шәһәр муниципаль хезмәткәрләренең вазифаи окладлары, айлык һәм башка төр өстәмә түләүләр күләмнәрен билгеләү һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе, муниципаль берәмлекнең топонимика буенча комиссиясе турында Дума элек кабул иткән карарларга үзгәрешләр кертү ниятләнә.
Шулай ук Казан шәһәре Думасының 2015 елга эш планы, депутатларның округларда сайлаучылары алдында хисаплары турындагы мәсьәлә дә көн тәртибенә тәкъдим ителде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз