news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәре Думасы депутатлары 48 нче сессиягә әзерләнә

Аның буенча бүген Дума президиумы утырышы булды

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Думасының 48 нче сессиясе 10 мартка билгеләнгән. Бүген Казан Ратушасында сессиягә чыгарыласы мәсьәләләр буенча президиум утырышы булды. Аерым алганда, президиум хәл иткәнчә, чираттагы сессиядә Дума рәисе – Казан мэры Илсур Метшин узган елгы эшчәнлек буенча хисап ясаячак, шулай ук Башкарма комитет, контроль-хисап палатасы эшчәнлеге, муниципаль милекне приватизацияләүдә фаразланган программа-план үтәлеше буенча докладлар булачак, тагын дистәләп мәсьәлә каралачак.

Бүген исә Дума президиумының быелга эш планы, Думага чыгарыласы мәсьәләләрне алдан әзерләүдә даими комиссияләр арасында эш бүлешү каралды.


news_right_1
news_right_2
news_bot