news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Казан шәһәре белән кызыксыну арта

^Казан шәһәре белән кызыксыну арта

(Екатеринбург, 4 ноябрь, «Татар-информ», Фәвия Сафиуллина). Көзге каникул көннәрендә Свердловски өлкәсе мәктәпләреннән берничә төркем балалар меңъяшәр Казанга сәяхәт кылды. Красноуральски шәһәреннән киткән 25 кешедән торган төркемне Казан шәһәрендә Совет районы хакимияте кабул итте. Бу сәфәр Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге аркылы мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган иде. Казанда булган дүрт көн эчендә балалар онытылмас тәэсирлэр алдылар, дип хәбәр итте төркем җитәкчесе. Киләчәктә дә мондый экскурсияләр ешрак оештырылсын иде дигән теләк белдерделәр сәяхәттә катнашучылар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100