news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәр мохитенең җәлеп итүчәнлеге буенча Россиянең өченче шәһәре булды

Татарстан башкаласы узган ел рейтингта алтынчы урында гына иде

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Казанның шәһәр мохите җәлеп итүчәнлеге кискен арткан. Россия инженерлар берлеге төзегән генераль рейтинг нәтиҗәләре буенча, 2013 елда Татарстан башкаласы рейтингы, 2012 ел белән чагыштырган вакытта, 3 пунтка күтәрелгән. Бу Казанга Мәскәү (1нче урын) һәм Санкт-Петербургтан (2нче урын) гына калышып, шәһәрләрнең генераль җәлеп итүчәнлек рейтингында өченче урынны тәэмин иткән.

Шул ук вакытта, Мәскәүнең җәеп итүчәнлеге шактый кимегән. Генераль рейтинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2013 елда башкала рейтингы, 2012 елгы мәгълүматлар белән чагыштырганда, 3 пунктка төшкән (59,34тән 56,14кә кадәр). Ә рейтингның башка шәһәрләре җәлеп итүчәнлек үсешен күрсәткән.

2012 елда өченче урын биләгән Краснодар, ахыргы рейтингы 39,25тән 41,24 пунктка кадәр үсүгә карамастан, 7 нче урынга төшкән. Ә Казан, киресенчә, бер ел элек 6 нчы урында булса да, 3 нче урынга менгән.

Рейтингта 100 меңнән артык кеше яшәгән 165 шәһәр чагылыш тапкан. Ул 13 индекска тупланган, 71 күрсәткеч мәгълүматлары нигезендә билгеләнгән. Әйтик, демография күрсәткечләре, социаль һәм транспорт инфраструктурасы, торак сатып алу мөмкинлеге, халыкның тормыш сыйфаты һәм инновацияле активлык исәпкә алынган. Рейтинг төзү өчен рәсми статистик мәгълүматлардан файдаланганнар. Рейтинг Россия Төбәкләр үсеше министрлыгының 2013 елның 9 сентябрендә кабул ителгән  "Шәһәр яшәү мохите сыйфатын бәяләү алымын раслау турында"гы  371нче боерыгы нигезендә чыгарыла. Беренче тапкыр аны 2012 елда төзегәннәр, дип яза дүшәмбе  көнне "Известия". 

Фотосурәт  livejournal.com сайтыннан алынды.        

news_right_1
news_right_2
news_bot