news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан–Шәмәрдән–Юлбат–Тенәки, Саба районының Яңа Мичән комплексындагы юллар төзәтелгән

Шул рәвешле, былтыр башланган эшкә быел августта нокта куелган

(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Казан – Шәмәрдән – Юлбат – Тенәки автомобиль юлын нормативка туры китереп рәтләү һәм кулланылышка тапшыру, шулай ук Саба районының Яңа Мичән авылындагы терлекчелек комплексына юл төзекләндерү эшләре төгәлләнде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Аерым алганда, “Агродорпроект” ҖЧҖ 1,4 чакрымга сузылган Казан – Шәмәрдән – Юлбат – Тенәки юлын капиталь төзекләндерүне проектлауга алынган, объект 18,5 млн. сумга төшкән һәм аны “Татавтодор” ААҖ подряд оешмасы ремонтлаган. 0,8 чакрым озынлыктагы Яңа Мичән авылы терлекчелек комплексына китергән юлны да алдан әйтелгән проектлау оешмасы проект-смета документларын әзерләп биргән, объект 29,4 млн. сумга төшкән. “Мелиорация-сервис” ҖЧҖ подрядчы буларак юлны рәтләү эшләрен башкарган. Шул рәвешле, былтыр башланган эшкә быел августта нокта куелган һәм сыйфат ягыннан алар яхшы, хезмәт технологияләре сакланган дип бәяләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100