news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан сәнгать күргәзмәсен кабул итәргә әзерләнә
Февраль аенда башкалада “Арт-галерея. Казан” икенче махсуслаштырылган күргәзмәсе ачыла
Скопировать ссылку
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Рәссамнар һәм фотографлар, декоратив-гамәли сәнгать осталары иҗатын бәяләүчеләр өчен февраль ае “Арт-галерея. Казан” икенче махсуслаштырылган күргәзмәсе белән истә калачак.
10-14 февраль көннәрендә узачак әлеге традицион күргәзмә экспозициясе быел да “Казан ярминкәсе”нең ике павильонында урын алачак. Анда рәсем сәнгате әсәрләре һәм репродукцияләр, скульптуралар, фотографияләр белән беррәтттән, яңа иҗат коллективлары һәм проетлары, галерияләр, берлекләр, студияләр, сәнгать салоннары турында тулы мәгълүмат биречәк. Быелгы күргәзмәдә аерым рәссамнар, иҗат төркемнәре һәм берләшмәләре, музейлар һәм галереяләр, һөнәри уку йортлары, багет остаханәләре катнаша.
“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, “Арт-галерея”нең максаты- сәнгать осталарының иҗатын популярлаштыру, җәмәгатьчелек һәм дәүләт учреждениеләренең игътибарын аларның проблемаларына җәлеп итү.
Күргәзмә программасында быел да семинарлар, эшлекле очрашулар, презентацияләр, иҗат остаханәләре урын алган.
2009 елгы тәүге күргәзмәдә Россия һәм якын чит илләрдән катнашучылар саны 370 тән арткан иде. Бер атна дәвамында казанлылар һәм башкала кунаклары төрле юнәлештә (халык иҗатыннан авангард юнәлешкә кадәр) иҗат итүче талантлы рәссамнар иҗаты белән танышу мөмкинлеге алды. Автор эшләреннән ачык сәүдә оештыру ул чакта “Арт-галерея. Казан-2009” күргәзмәсенең төп үзенчәлеге булды.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot