Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан “Рублевая зона” финанс журналистикасы конкурсының көзге сессиясен кабул итә
ММЧ редакцияләре 7 номинация буенча бәяләнәчәк
(Казан, 4 август, “Татар-информ”). 23 октябрьдә Казан “Рублевая зона” финанс журналистикасы конкурсының көзге сессиясен кабул итә. Бу көнне конкурс номинантлары өчен белем бирү программасы оештырыла, аннан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.
Бу юлы массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре финанс темаларын иң яхшы яктыртуга 7 номинация буенча бәяләнәчәк: иң яхшы төбәк телеканалы яки интернет-телевидениесе, иң яхшы төбәк радиостанциясе, иң яхшы төбәк финанс ММЧ, иң яхшы төбәк иҗтимагый-сәяси, эшлекле ММЧ, иң яхшы төбәк Интернет-ММЧ, ММЧда финанс базарлары турында иң яхшы махсус проект, иң яхшы төбәк аналитик ММЧ.
Конкурсның оештыру комитеты тарафыннан Россиянең Красноярск, Екатеринбург, Казан, Уфа, Чиләбе, Новосибирск, Томск, Сыктывкар, Калуга, Түбән Новгород һ.б. шәһәрләреннән катнашуга гаризалар кабул ителгән. Төп номинацияләрдә җиңү өчен интернет, басма матбугат, телевизион каналлар һәм радиостанцияләр көч сынашачак. Җиңүчеләрнең исемнәре 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр экспертлар берлеге һәм жюри тарафыннан тавыш бирү юлы белән билгеләнә, дип хәбәр итә оештыручылар.
“Рублевая зона” финанс журналистикасы төбәк конкурсы Россия Журналистлар берлеге ярдәме белән Фонд базары һәм идарә институты, Финанс базарлары үсеше институты, кулланучыларның “ФинПотребСоюз” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, “САПФИР” финанс базары профессионаллары берләшмәсе, вакытлы матбугат нәширләре гильдиясе, биржадан тыш финанс чаралары һәм технологияләрен көйләү үзәге, “Микрофинанслау һәм үсеш” үзидарә оешмасы катнашында оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз