news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан рестораннарда иң кыйммәтле төшке ашлары белән "топ-5лек"кә кергән

Тикшеренүләрдә Россиянең миллионнан артык кеше яши торган 15 шәһәреннән 60 меңнән артык туклану урыны катнашкан.

Казан рестораннарда иң кыйммәтле төшке ашлары белән "топ-5лек"кә кергән
Рамиль Гали

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан рестораннарда иң югары уртача чек рейтингында 4 урынны биләгән. Бу хакта HoReCa r_keeper өлкәсе предприятиеләрен автоматлаштыру буенча сервис хәбәр итә.

Тикшеренүләрдә Россиянең миллионнан артык кеше яши торган 15 шәһәреннән 60 меңнән артык кафе, ресторан, фастфурд предприятиеләре, бар-ресторан һәм клуб рестораннары кебек туклану урыны катнашкан. Төшке аш өчен популяр ризыклар буларак итле солянка, грек салаты, карбонар пастасы һәм минераль су бәяләре алынган.

Россия буенча төшке аш бәясе 1073 сум тәшкил иткән. Иң кыйммәтле төшке аш Мәскәү ресторанында – 2478 сум, иң югары бәя буенча икенче урында Санкт-Петербург (1920 сум), өченче урында – Түбән Новгород (1297 сум). Казанда уртача бәя 1100 сум тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100