news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан рәссамы Елена Остраяның шәхси күргәзмәсе ачыла

Бу юлы 60 иҗат эше тәкъдим ителә

 (Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Казанда 4 март көнне Ә. Мәҗитов музееның күргәзмәләр залында (Дзержинский урамы, 27) Казан рәссамы Елена Остраяның шәхси күргәзмәсе ачыла.

Рәссамның яраткан жанрлары – пейзаж һәм натюрморт. Картиналарны караганнан соң, күңелне уңай хисләр биләп ала. Елена Острая иҗаты лиризм һәм хис белән сугарылган, ул төсләр төрлелегенә бик бай. Рәссам, төсләр алмашы белән беррәттән, табигать һәм кеше җанының халәтен тәңгәл итеп сурәтләргә тырыша. Күргәзмәдә исә рәссамның 60 иҗат эше тәкъдим ителә, ул 29 мартка кадәр эшли.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе хәбәр иткәнчә, Елена Остраяның картиналары Краснокамск музеенда, Мәскәүдә шәхси коллекцияләрдә, Санкт-Петербург, Пермь, Ростов, Екатеринбург һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге, Казакъстан, Украина, Сербия, Хорватия, Черногория, Швейцария һәм АКШтагы күргәзмәләрдә урын алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot