Казан-Пенза авиарейсы 2 сәгатькә тоткарлана
Рейсның тоткарлануына Казанга бортның соңга калып кайтуы сәбәп булган
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан-Пенза авиарейсы 2 сәгатькә тоткарлана.
Dexter авиакомпаниясе самолеты Татарстаннан Пензага 13.10 сәгатьтә очарга тиеш булган, әмма рейсны 15.20 сәгатькә кадәр кичектергәннәр.
“Казан” халыкара аэропорты матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, рейсның тоткарлануына Казанга бортның соңга калып кайтуы сәбәп булган. Казанда чыккан буран әлегә аэропорт хезмәте эшенә йогынты ясамый.