news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан пассажир йөртүчеләре гыйнвар һәм февральдә QR-кодлар аркасында компенсация алмаган

Казан пассажир йөртүчеләре гыйнвар һәм февраль айларында җәмәгать транспортында QR-кодлар кертү аркасында компенсация алмаган. 

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, ноябрь һәм декабрь ае өчен Казанның пассажир ташучыларына ярдәм күрсәтелде. Гыйнвар һәм февраль айларында җәмәгать транспортында QR-кодлар эшләвен дәвам итте, ә ташучылар ТР Хөкүмәтенең 1100нче карарын үтәде. Гыйнвар һәм февраль айларында пассажирлар агымы яңадан торгызылмаган», - диде Татарстан автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләргә Татарстан Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, QR - кодлар кертү сәбәпле кимегән табышны кайтару өчен бюджетта акча каралмаган дип җавап биргәннәр, дип ачыклык кертте Темляков.

Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренчә, шулай ук Казаннан районнарга ташучы автотранспорт предприятиеләре ноябрь һәм декабрь айларында, транспортта QR-кодлар кертү сәбәпле, ярдәм алмаган. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында аңлатуларынча, алар очрагында кимегән керемне компенсацияләүгә акча бүлеп бирү закон дәрәҗәсендә каралмаган.

«23 майда пассажирлар ташучы өч оешма Татарстан Президентына күмәк мөрәҗәгать юллаган: „Рөстәм Нургалиевич, сездән ярдәм сорыйбыз. Әгәр сез карар кабул итсәгез, законга кертелмәгән кимчелек төзәтелергә мөмкин», - дигән Ассоциация рәисе.

Татарстанда коронавирус таралу сәбәпле кертелгән QR-кодлар режимы гамәлдән чыгарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100