
Кичә кичке сәгать ун тирәсендә республиканың Лаеш районында Казан-Оренбург юлында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Шаһитлар сүзләренчә, Сокура бистәсе янында Opel, Volkswagen һәм Ставропольдән килгән «Лада» автомобильләре бәрелешкән.
Каты бәрелешү сәбәпле, машиналарны юлны төрле ягына атып бәргән. Өч автомобиль дә каты җимерелгән.
«Юл-транспорт һәлакәте урыныннан ким дигәндә биш хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәннәр. Opel машинасында булган ике хатын-кыз, Volkswagen машинасында бер хатын-кыз имгәнгән. «Лада» автомобилендә зыян күргән ике кешене хастаханәгә алып киттеләр», - дип уртаклашты юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.