Кыргызстан Россия белән тимер юл элемтәсен яңадан башлап җибәрү турында игълан итте. Июнь аенда поездлар Бишкәк шәһәренә кадәр Казан, Новосибирск һәм Самарадан кабат йөри башлый, дип хәбәр итә «ТАСС».
«Июнь башыннан «Кыргыз тимер юллары» халыкара элемтә пассажир поездлары хәрәкәте яңадан башлап җибәрелә», – диелгән дәүләт предприятиесе хәбәрендә.
Бишкәк – Самара – Бишкәк поездлары 8 июньнән, Бишкәк – Казан – Бишкәк поездлары 6 июньнән, Бишкәк – Новосибирск – Бишкәк поездлары 9 июньнән йөри башлый. Беренче маршрут буенча составлар атнага ике тапкыр, Татарстан башкаласыннан – атнага бер, ә Новосибирскидан сигез көнгә бер тапкыр китәчәк.
Пассажирлардан поездга утырыр алдыннан 48 сәгать эчендә ясалган ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсен күрсәтү сорала.
Россия белән Кыргызстан арасында даими тимер юл элемтәсе 2020 елда коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле туктатылган иде.