news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Казан" милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданны боз скульптуралары бизи

"Казан" милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданны боз скульптуралары бизи

(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бүген Казанга боз скульптураларының сигезенче Бөтенроссия форумына чакырылган осталар тарафыннан соңгы боз сыны әзерләнеп беткән. Быел 26 кар сыны: Кыш Бабай һәм Кар Кызы, кентавр, лабиринт, боз шәһәрчеге, Казанның 1000 еллыгы билгесе, көнчыгыш риваятьләре каһарманнары, шулай ук милли әкият геройлары пәйда булды.

Конкурста Татарстан, Мәскәү һәм Башкортстан скульпторлары катнаша. Боз форумына шушы көннәрдә йомгак ясалачак. Оештыручылар ышандырганча, бер катнашучы да бүләксез калмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot