Казан милиционерлары Ураза бәйрәмен билгеләп үтте
Бәйрәмдә республиканың баш Дәүләт автоинспекторы Рифкать Миңнеханов та катнашты
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген бөтендөнья мөселманнары Ураза бәйрәмен билгеләп үтә.
Әлеге уңайдан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының мемориаль-культ үзәгендә тантаналы чара узды. Эчке эшләр органнарының 70 ветераны һәм милиционерлар алдында Хәтер мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан бәйрәм намазы укыды. Бәйрәмдә катнашучылар арасында ТР Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре җитәкчеләре, аерым алганда, республиканың баш Дәүләт автоинспекторы Рифкать Миңнеханов та бар иде.
Иң элек имам үсеп килүче буынны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү турында вәгазь укыды. Аннары Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровның котлавын ирештерде. Бәйрәм ахырында Хәтер мәчете имам-хатыйбы гаеткә җыелучыларны мохтаҗларга ярдәм итәргә чакырды. “Бары тик шул очракта гына дөньяны яктырак һәм чистарак итәргә мөмкин”, - дип ассызыклады Харис хәзрәт.