news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Казан микрорайоннарында Ачык хат көннәре уза

^Казан микрорайоннарында Ачык хат көннәре уза

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Ирина Пашкеева). Бүген Казан микрорайоннарында шәһәрнең Социаль яклау идарәсе инициативасы буенча Ачык хат көннәре башланды. “Юдино”, “Азино-2”, “Танкодром” һәм “Дәрвишләр бистәсе”ндә яшәүчеләр социаль яклау бүлекләре филиалларында социаль ярдәм, халыкка соцталь хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча язма мөрәҗәгатьләр, шулай ук социаль хезмәтләр эшенә карата дәгъвалар һәм аларны яхшырту буенча тәкъдимнәр калдыра ала. Акциядә катнашучылар сорауларына җавапларны чара үткәч 10 көн дәвамында алачак.

Бүген Ачык хат көне Юдино бистәсендә үткәрелә, 3 мартта – Азино-2 микрорайонында, 10 мартта – Дәрвишләр бистәсендә, 17 мартта – “Танкодром” микрорайонында. Гражданнарның язма мөрәҗәгатьләрен җыю Юдино бистәсе, Ильич урамы, 21/8, Кайбыч ур., 3, Совет ур., 23, Комаров ур., 8нче йорт буенча башкарыла. Азино-2 микрорайоны халкы белән очрашу 3 март көнне 15 сәгатьтә 171нче мәктәптә булачак.

Акцияне оештыручылар фикеренчә, халык белнә эшләүнең әлеге төре гражданнар проблемалары һәм аларның социаль хәл-әхвәлләре мониторингын үткәрергә, аларның шәһәрдә социаль яклау өлкәсендә барган сәясәткә мөнәсәбәтен ачыкларга, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100