news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метросында яңа “Русич” электр поезды файдалануга тапшырылды

Илсур Метшин аның тәүге пассажиры булды

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Казан метрополитенында яңа “Русич” электр поезды файдалануга тапшырылды. Казан мэры Илсур Метшин аның тәүге пассажиры булды. Ул яңа вагонга “Җиңү проспекты” станциясендә утырды һәм анда башка пассажирлар белән бергә “Кремль” станциясенә кадәр барды.
Казан метрополитены депосын өч яңа состав белән тулыландыру турындагы карар 2010 елның ахырында кабул ителгән иде. Моңа республика бюджетыннан 700 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Мәскәү өлкәсенең “Метровагонмаш” заводыннан сатып алынган тәүге “Русич” поезды Казанга 28 гыйнварда кайтартылды.
“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның карары нәтиҗәсендә акча бүлеп бирелде, без аңа өч яңа состав – уңайлы электр поездлары сатып алдык. Бу метрода пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртачак”, - диде Илсур Метшин. Аның хәбәр итүенчә, хәзер пик сәгатьләрендә электр поездын 8 минут кына (моңарчы 11 минутка якын иде) көтәргә туры киләчәк. Мэрның сүзләренә караганда, март аенда тагын ике составны җибәргәннән соң, метро вагоннарында этеш-төртеш бетәчәк.
“Бу – пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру программасы, 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларындагы безнең транспорт планы. Алдагы этап – Мәскәү, Восстание һәм Завод станцияләрен төзү. Безнең бурыч – Авиатөзелеш районына барып җитү”, - дип хәбәр итте И.Метшин.
“Русич” электр поезды вагоннары Мәскәү метрополитенында инде 6 елга якын файдаланыла, алар сыйфатлы итеп эшләнгән”, - дип ассызыклады «Казан метрополитены» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфан Галәвов. Ул шулай ук тагын ике электр поездының Казанга 23 февральдә кайтартылачагы һәм март башында файдалануга тапшырылачагы хакында хәбәр итте. Бу поездлар арасындагы интервалны 5 минутка кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100