news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метрополитены 16 ел эчендә 340 миллионга якын пассажирга хезмәт күрсәткән

Казан метрополитен 16 ел эшләү дәверендә 339 900 965 пассажирга хезмәт күрсәткән. Татарстан башкаласы мэриясе үзенең Telegram-каналында Метрополитен һәм метро хезмәткәрләре көнендә шул хакта хәбәр итә.

Казан метросының беренче участогы («Кремль» - «Таулар») 2005 елның 27 августында ачылды, ул биш станциядән тора иде. Хәзер метрополитен 11 станциядән гыйбарәт бер линияне үз эченә ала, аның озынлыгы 16,8 чакрым тәшкил итә.

Бер сменада электр поезды тугыз әйләнеш ясый. Бу бер станциядән икенчесенә кадәр 18 рейс дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100