news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының яңа җитәкчесен тәкъдим итте

Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетының яңа рәисе итеп Алия Заһидуллина билгеләнде. 

«Алия Заһидуллина ун елдан артык район администрацияләре, башкарма комитетта структураларында эшли. Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында 4 ел эшләде. Аның төп бурычларын аңларлык тәҗрибәсе бар. Ул шәһәр районнарының ничек яшәвен, яшүсмерләр клублары, мәдәният йортлары, бөтен инфраструктура эшен белә», - диде эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин.

Мэр шулай ук Заһидуллинаның Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты Татарстанның башкаласына лаеклы эшләсен өчен кирәкле сыйфатлары һәм күнекмәләре барлыгына ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100