news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе һәм ТР Хөкүмәте Түбән Новгород өлкәсендә юлда транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтәчәк

Зыян күргән ике кеше "МИ-8" вертолеты белән Түбән Новгород өлкәсеннән Казанга кайтарылган

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Казан мэриясе, ТР Хөкүмәте белән берлектә, Түбән Новгород өлкәсендә юлда килеп чыккан транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә һәм аларның туганнарына кирәк булган ярдәмне күрсәтәчәк, дип хәбәр ителгән шәһәр мэриясе порталында.

Исегезгә төшерәбез: бүген иртәнге сәгатьтә Түбән Новгород өлкәсе Кстово районы Новое Ликеево торак пунктыннан 11 км ераклыкта урап уза торган юлда транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр ителде. «Мерседес» автобусы йөк машинасы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 3 кеше үлгән, аларның 1се - бала.

Искәртеп үтәбез: 17 кеше Түбән Новгород өлкәсе дәвалау учреждениеләренә озатылган иде: 9 бала һәм 1 өлкән кеше - Түбән Новгород өлкәсе балалар клиник хастаханәсенә, 5 өлкән кеше - Н.А.Семашко исемендәге Түбән Новгород өлкәсе клиник хастаханәсенә, 2 өлкән кеше - Кстово үзәк хастаханәсенә.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "МИ-8" вертолеты белән пассажир автобусы һәм "MAN" йөк автомобиле бәрелешү аркасында зыян күргән 2 кеше  Түбән Новгород өлкәсеннән Казанга кайтарылган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, Түбән Новгород өлкәсендә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр турында бөтен мәгълүматны "кайнар линия" телефоннарына шалтыратып белергә була: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы – 293-49-95, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы – 8-800-775-17-17, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы – (843) 227-45-63.  

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100