Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан һәм Сингапур укучылары “дөнья очкычы” төзиячәк
Бөтенроссия фән фестивален үткәрү кысаларында 20-22 апрель көннәрендә Казанның Идел буе районында урнашкан 19 нчы гимназиядә “Наука-Фест” фестивале узачак
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Бөтенроссия фән фестивален үткәрү кысаларында 20-22 апрель көннәрендә Казанның Идел буе районында урнашкан 19 нчы гимназиядә “Наука-Фест” фестивале узачак.
Фестивальдә Таиланд, Гонконг, Сингапурның әйдәп баручы югары уку йортлары, шулай ук Казан федераль университеты һәм Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты профессорлары катнаша.
21 апрель көнне форум кысаларында «Hwa Chong» мәктәбе һәм 19 нчы гимназиянең лицей сыйныфларында укучыларның халыкара табигый-фәнни проектлары экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Чара ахырында “Дөнья очкычы” проектының тантаналы презентациясе узачак.
Алдарак хәбәр итегәнчә, Казан гимназиясе укучылары Сингапурдагы яшьтәшләре белән бергә ике ил арасында чикнең булмавын гәүдәләндерүче 4 метрга якын озынлыктагы очкыч моделе җыячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз