news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбендәге атыш вакытында зыян күргән тагын бер бала хастаханәдән чыгарылды

Республика балалар клиник хастаханәсе стационарында 12 бала дәвалануын дәвам итә, аларның хәле тотрыклы дип бәяләнә, тискәре динамика күзәтелми.

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында зыян күргән 12 яшьлек кызны Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгардылар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, кызның хәле канәгатьләнерлек. Республика балалар клиник хастаханәсе стационарында 12 бала дәвалануын дәвам итә, аларның хәле тотрыклы дип бәяләнә, тискәре динамика күзәтелми.

175нче мәктәптәге атыш вакытында зыян күргән өч баланы Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгарулары турында агентлык элегрәк хәбәр иткән иде. Аларның икесе өйдә дәвалануын дәвам итәчәк, берсе яшәү урыны буенча табиблар күзәтүендә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100