news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан лицееның унынчы сыйныф укучысы «Ел укучысы» исеменә лаек булды

Казанның 131нче лицеенда унынчы сыйныфны тәмамлаган Никита Перов Татарстанның «Ел укучысы» булды. Бу хакта бүген Казанда республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән мәктәп укучылары һәм аларның педагогларын хөрмәтләү тантанасында билгеле булды.

«Татарстанның Ел укучысы – 2022» мактаулы исеме Никита Перовка белем бирү процессында ирешкән казанышлары өчен бирелде. Ул 2020-2021 һәм 2021-2022 уку елларында химия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче, химия буенча 56нчы Д.И.Менделеев исемендәге Халыкара олимпиаданың алтын медале иясе.

«Мине әзерләгән, безнең республика җыелма командасын химия буенча Бөтенроссия олимпиадасына әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Алар – 131нче номерлы лицей укытучылары, химия буенча шәһәр түгәрәге укытучылары», – диде ул.

Ел укучысына бүләкне Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100