news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кыш бабае шәһәрнең төп бәйрәменә ишкәк тотып киләчәк

Төп муниципаль чыршы былтыргы урында бизәләчәк

 (Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда Яңа ел алдыннан 84 чыршы комплексы оештырыла, һәр 7 районның да үз төп чыршысы була. Шәһәрнең төп Чыршы бәйрәме Меңьеллык паркында халыкны җыя, Казан Кыш бабае шәһәрнең төп бәйрәменә 25 декабрь 16.00 сәгатькә билгеләнгән ачылыш тантанасына таяк урынына ишкәк тотып килә, зур тылсымлы таяк урынына ишкәк Чыршы кабыза. Чөнки 2015 елны каршылау бәйрәменә FINA чемпионаты темасы тәгаенләнгән, дип сөйләде бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Яңа елны каршылау чаралары турында белешмә биргән шәһәр Башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова.

Аның сүзләренчә, быел да “Әкият” курчак театры янындагы мәйданчыкта чыршылы боз шәһәрчеге булачак, ләкин аның ачылыш тантанасы һава температурасына бәйле: әгәр салкын көннәр торса, шәһәрчек 29 декабрьдә тантаналы төстә ачылачак. Былтыргыдан аермалы буларак, биредә җылынып чыгу, туклану мөмкинлеге карала.

27сендә Иске Татар бистәсендә кышкы әкияти Чыршы шәһәрчеге ачыла, ул исә быел әзерләнә торган бәйрәм чаралары арасында яңалык булып тора һәм, Н.Гречанникова соңыннан “Татар-информ” журналистына аныклаганча, Камал театры белән Мәрҗани мәчете арасындагы турыда оештырыла.

“Казан-Арена” стадионы янында 15,6 мең кв.м гомуми мәйдан биләгән гавами шугалакны якын көннәрдә ачып җибәрү күздә тотыла, диде Н.Гречанникова.

Биредә шуны билгеләп үтик: ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, 21 декабрь 13.00-16.00 сәгатьләрдә “Татнефть-Арена” боз сараенда Республика Яңа ел чыршысы Татарстан балаларын җыя. Кунак сыйфатында анда республика мәктәп-гимназияләренең 7-11 нче классларыннан 7 меңләп укучы чакырылган.

Җыеп кына әйткәндә, Казанда Яңа елга концерт, күргәзмә һ.б. төр мәдәни ял итүгә корылган 400дән артык чара була, шул исәптән музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә – Раштуада очрашулар, муниципаль китапханәләрдә - Яңа ел бәйрәмнәре, урта махсус югары уку йортларында – бал-маскарадлар. Лейкемия белән авыручы балалар дәвалана торган 1 нче шәһәр хастаханәсендә һәм социаль-тернәкләндерү үзәгендә (ул Восстание урамында урнашкан) студентлар һәм иҗтимагый оешмалар, матур гадәтне дәвам иттереп, театральләштерелгән тамаша күрсәтә. Районнардагы яшьләр иҗтимагый советлары опекада булган балалар өчен “Кыш бабайга хат”, район хастаханәләрендә дәвалану курсы узучы Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Яңа ел кунагы” хәйрия акцияләре үткәрә.

Хәзерге вакытта Казан Яңа елны каршыларга купшылана, муниципаль хезмәтләр үзәк урамнарга, проспектларга “Кар бөртеге” һәм “Аждаһа” консольләрен урнаштыра, яктырткыч-утлардан торган иллюминацияләр Горький шоссесы, Оренбург тракты белән Академик Парин урамы чатында эңгер эленгәч әкияти мохит тудыра. Болак елгасы аша салынган 5 күпер дә төнлә балкып, ямь биреп торачак, Меңьеллык паркы белән Камал театры янындагы мәйданчыкта җәен фонтаннар су сиптерсә, кышын ак-зәңгәр “Фонтан” утлары нур чәчә. Шулай ук Ирек мәйданында традицион Яңа ел иллюминациясе торгызыла. Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары арасында Яңа елга үз объектларын бизәү буенча конкурс бара.

Бүгенге утырышка рәислек иткән мэр Илсур Метшин, бу әзерлекләр уңаеннан, болай диде: "Яңа елдан барыбыз да могҗиза көтә...  Бу бәйрәм белән без кешеләрдә алдагы көнгә ышанычны, яшәү, эшләү теләген кайтарырбыз дип өметләнәм – бу безнең бурыч, ә аны без уңышлы үтәргә тиеш". Бәхет акча берәмлеге котировкасына карап саналмый, ә туганнар һәм якыннарыңның сәламәтлеге, туар көнеңә ышаныч белән. Икътисади хәл ничек булуга карамастан, Казанда, башка шәһәрләргә караганда, барыбер яхшырак булачак, диде шәһәр башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot