news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремленең Спас манарасындагы йолдызы реставрациягә җибәрелә

Казан Кремленең Спас манарасыннан реставрация өчен йолдызны алганнар. 

Йолдыз Спас манарасына 1963 елда урнаштырылган. 60 ел эчендә җиздән ясалган йолдыз нурлары тузган, тутыккан һәм алыштыруны таләп итә. Белгечләр иске йолдыз үрнәгендә тутыкмый торган корычтан шундый ук йолдыз нурларын әзерләячәк, алар берничә дистә ел хезмәт итәчәк. Металлны коррозиягә каршы материаллар һәм титан нитриды белән каплаячаклар – шуның аркасында йолдыз алтын кебек ялтыраячак, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитетында.

Йолдызны реставрацияләү детальләре турында экспертлар, тимерчелек эше осталары, подрядчылар һәм Спас манарасының реставрация эшләренә заказ бирүче вәкилләр бергәләп фикер алышалар.

Исегезгә төшерәбез, язын Спас манарасын реставрацияләү башланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100