news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә совет рәссамнары һәм скульпторлары эшләре күргәзмәсе ачыла

29 сентябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Җепшеклектән үзгәртеп коруга кадәр. 1960-1980 елларда СССР сәнгате» күргәзмәсе ачыла. Килүчеләр графика, рәсем һәм скульптура кебек сәнгать төрләрен берләштергән 50 дән артык әсәрне күрә алачак.

1960-1980 елларда СССРның сынлы сәнгате көчле чәчәк ата. Бу чор «рәсми» һәм «рәсми булмаган» иҗат каршылыгы белән билгеләнә. Күргәзмәдә нонконформистлар Олег Целков, Борис Турецкий, Ната Конышева, Владимир Яковлев һәм Вячеслав Калинин эшләре тәкъдим ителәчәк.

Экспозициягә шулай ук рәссамнар Ольга Булгакова, Александр Ситников, Дмитрий Жилинский, Татьяна Назаренко һәм Наталья Нестерованың әсәрләре дә кертелгән.

Күргәзмәгә килүчеләр төбәк рәсем сәнгате мәктәпләренең вәкилләре белән дә таныша алачак, алар арасында Адия Ситдыйкова (Уфа), Шалва Бедоев (Владикавказ), Александр Пантелеев (Вологда), Владимир Юкин (Владимир). Элеккеге союз республикаларын Игорь Виеру (Молдавия), Херберт Силиньш (Балтыйк буе), Иззат Клычев (Төрекмәнстан) һәм Таир Сәлахов (Азербайҗан) тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

Күргәзмә СССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, аны 2023 елның 26 февраленә кадәр карап була. Экспозиция Казан Кремле һәм «РОСИЗО» дәүләт музей-күргәзмә үзәге ярдәмендә оештырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100