news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә волейбол буенча Россия чемпионнарын хөрмәтләделәр

Татарстан Президенты үз резиденциясендә “Зенит-Казан” волейбол клубын котлады

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Михаил Миронов). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ир-атлар командалары арасында волейбол буенча өч тапкыр Россия чемпионнарын – “Зенит-Казан” клубын кабул итте. Республика башлыгы команданы 2009-2010 елгы сезонда чираттагы мәртәбә чемпион исеменә лаек булуы белән котлады.
“Сезнең чираттагы уңыш – команданың барлык уенчылары һәм тренерларның планлы һәм максатлы эшчәнлеге нәтиҗәсе. Сез илнең иң яхшы волейбол командасы булуыгызны янә бер мәртәбә расладыгыз”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов, чемпионнарга мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов команданың барлык әгъзаларына, баш тренер Владимир Алекнога, клуб президенты Рәфкать Кантюковка, вице-президент Илһам Рәхмәтуллинга, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровка, шулай ук “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллерга клубка финанс ярдәме күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан башлыгы билгеләп үткәнчә, быел төзеп бетерү күздә тотылган Волейбол үзәге ил чемпионнарына лаеклы бүләк булачак. Шуның белән бергә, Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, командадан Россия һәм Халыкара аренада да яңа җиңүләр көтеп калалар.
Рөстәм Миңнеханов республикада командага сезон дәвамында актив ярдәм күрсәтелүен ассызыклады. “Бүген минем волейбол җанатарлары һәм клуб фанатларына командага тугрылык саклаганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә”, - диде республика башлыгы.
“Зенит-Казан” клубы волейболчылары алга таба да безне үзләренең зур уңышлары белән куандырыр дип ышанам. Әлеге искиткеч җиңү Татарстан яшьләре өчен тагын бер үрнәк булсын”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ил чемпионнарына.
Татарстан Президенты клубның уенчылары, тренерлары һәм хезмәт күрсәтүче персоналга бүләкләр тапшырды. “Зенит”ның баш тренеры Владимир Алекно “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде, уенчыларга “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләре һәм ТР Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Клуб президенты Рәфкать Кантюков “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер җибәргән котлау телеграммасын укыды, телеграмманың төп нөсхәсе клуб музеенда урнаштырылачак, дип вәгъдә итте.
Ллой Болл һәм Владимир Алекно Рөстәм Миңнехановка Россия чемпионаты алтын медален һәм барлык уенчыларның автографлары куелган туп бүләк итте. Очрашу ахырында волейболчылар ТР Президенты белән бергә истәлеккә фотога төште.

news_right_1
news_right_2
news_bot