news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә Татарстан белән Швейцария хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Россиядәге Тулы вәкаләтле Илчесе Ив Россье белән очрашты.

Казан Кремлендә Татарстан белән Швейцария хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар
president.tatarstan.ru

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Россиядәге Тулы вәкаләтле Илчесе Ив Россье белән очрашты. Илче очрашуга “Ак Барс” хоккей клубы шарфы белән килгән һәм Миңнеханов моны билгеләп үтте.

“Сез - уңышлы кеше һәм уңыш алып киләсез. Безнең команданың “Гагарин Кубогы”нда кичәге җиңүендә сезнең өлеш тә бар дип уйлыйм”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Швейцария илчесенә.

“Халыкара хәл хәзер бик яхшы түгел. Әмма, дәүләтләр үзара нинди элемтәдә булуга карамастан, төбәкләр арасында мөнәсәбәтләр булдыруга берни дә комачауламый. Татарстан Швейцария өчен кызыклы булыр. дип өметләнәбез”,- диде Рөстәм Миңнеханов.

“Россия белән Европа арасындагы сәяси атмосфера бик начар һәм күпмедер вакыт шулай калачак әле. Хәзердән үк киеренкелек кимиячәк вакытка җирлек әзерләү зарур. Мин, илче буларак, сәүдәне һәм инвестицияләрне үстерү белән кызыксынам”, - дип ассызыклады Ив Россье.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100