Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Кремле: Татарстан «омикрон» штаммы килүгә әзер
Республика сәламәтлек саклау системасы коронавирусның яңа омикрон штаммы белән очрашуга тулысынча әзер. Төбәктә кирәкле күләмдә ятак урыннары, җиһазлар һәм медикаментлар запасы бар.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Казан Кремле Татарстанның «омикрон» штаммы килүгә әзер булуын белдерде.
Республика сәламәтлек саклау системасы коронавирусның яңа омикрон штаммы белән очрашуга тулысынча әзер. Төбәктә кирәкле күләмдә ятак урыннары, җиһазлар һәм медикаментлар запасы бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта сөйләде.
«Әзерлек бар. Бүгенге көнгә безнең җитәрлек күләмдә ятак урыннары запасы бар. Сәламәтлек саклау өлкәсе әлеге эшне оештыру өлешендә төгәл система булдырды: ике сәгать эчендә яңа авыруларны кабул итеп, аларны дәвалый башлар өчен тиешле чараларның тулы комплексын булдырырга мөмкин», — диде Галимова.
Аның сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге контролендә шулай ук медицина учреждениеләрен кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә тора.
«Резервларның барысы да бар, дарулар белән тәэмин итү буенча ситуация дә Татарстан Республикасы Президенты контролендә. Медицина учреждениеләрендә даруларның тиешле күләмдә булуын күзәтеп торабыз», — дип йомгаклады Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз